news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте үзәге ачылачагы хакында хәбәр итте

Киләсе елда бөек рус шагыйренең тууына 220 ел тула.

Рөстәм Миңнеханов Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте үзәге ачылачагы хакында хәбәр итте
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә А.С.Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте үзәге ачылачагын әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шул хакта сөйләде.

Татарстан Президенты киләсе елда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулачагын искә төшерде.

«Киләсе елда истәлекле даталар эстафетасын Александр Сергеевич Пушкинның юбилее кабул итеп алачак. Тиздән бөек шагыйрь исемендәге Рус мәдәнияте үзәге үз ишекләрен ачачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot