news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Прованс Төбәк Советы башлыгын Татарстанга чакырды

Очрашуда мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 22 март, “Татар-информ“). Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альпы – Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музельены Татарстанга чакырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рено Музелье белән очрашу Төбәк Советы бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов Рено Музелье әфәндегә очрашу мөмкинлеге һәм, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең күп кенә проектларыбыз чит илләр партнерлары белән бергәләп гамәлгә ашырыла, шул исәптән француз компанияләре белән дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезне безнең республика белән хезмәттәшлеккә чакырабыз", - диде ТР Президенты.

Очрашуда мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Рено Музелье әфәндене француз эшлекле даирәләре җитәкчелегендәге делегация белән Татарстанга чакырды.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100