Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Президент сайлауларында 83,4 процент тавыш җыйды
Хәзерге вакытта участок сайлау комиссияләре протоколларының 98 проценты эшкәртелгән.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Участок сайлау комиссияләре протоколларының 98,15 процентын тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Президенты 83,4 процент тавыш җыйган. Әлеге мәгълүматларны республиканың Үзәк сайлау комиссиясе китерде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, тавышлар буенча икенче урынны 4,87 процент тавыш белән «Гадел Россия» партиясеннән Альмир Михеев алып тора. Өченче урында — «Россия коммунистлары» партиясеннән Альфред Вәлиев, аның өчен 4,62 процент кеше тавыш биргән.
Дүртенче һәм бишенче урынны «Партия роста»дан Олег Коробченко (3,59 процент) һәм ЛДПРдан Владимир Сурчилов (2,81 процент) бүлешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз