news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «ПремиумСтройИнвест» җитәкчелеге белән очрашты

Очрашуда Казанда күп профильле медицина тернәкләндерү үзәге төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов «ПремиумСтройИнвест» җитәкчелеге белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПремиумСтройИнвест» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Казанда күп профильле медицина тернәкләндерү үзәге төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Фикер алышуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ПремиумСтройИнвест» ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре һ.б. катнашты.

Шунысын да искәртик: әлеге проект узган елның октябрендә республика Инвестиция советы утырышында хупланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot