news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләргә тиешлегенә игътибар юнәлтте

Иң мөһиме – керемнең уңай динамикасын тәэмин итү, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Керемнең уңай динамикасына ирешү өчен, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшен тәэмин итү мөһим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә шулай дип әйтте.

Р.Миңнеханов бюджет үтәлеше турында фикерен әйтте. “Бюджет һәрвакыт киеренке. Бу күп кенә сәбәпләргә бәйле. Иң мөһиме – чыгымнарны күтәрү өчен керемнең уңай динамикасын тәэмин итү. Предприятиеләрнең нәтиҗәле эшен тәэмин итү мөһим", - диде ул.

Президент салым бурычларын түләттерү буенча эшне дәвам иттерергә кирәклеген дә ассызыклады. Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 109,5 процент булуын әйтте. Сәнәгать производствосы индексы 1,9 процент тәшкил итә. 

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, быел Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгымнары 185,7 млрд сум, республика бюджетыныкы 156,2 млрд сум. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 59,1 млрд сум тәшкил иткән.

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 210,4 млрд сум керем алынган. "Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән табыш хезмәт хакларын, бюджет оешмалары чыгымнарын түләргә, инвестицион программаларны финансларга мөмкинлек бирде", - ди министр.

Бюджет турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Радик Гайзатуллин хәзерге вакытта республиканың районнарына, шәһәрләренә җирле бюджетларны формалаштыру буенча эшне актив уздыру кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100