Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләргә экологик иминлекне тәэмин итәргә кирәк
Татарстан предприятиеләренең чистарту корылмаларының якынча 80 проценты нормативларга туры килми.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Бүгенге көндә республика предприятиеләрендәге чистарту корылмаларының 80 проценты нормативларга туры килми. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
«Предприятиеләрнең экологик иминлекне катгый контрольдә тотарга кирәк. Бүген республика предприятиеләренең чистарту корылмаларының 80 проценты нормативларга туры килми. Хуҗалык итүче субъектлардан һәм тиешле хакимият органнарыннан әлеге мәсьәләне хәл итү өчен тулы чаралар күрүләрен сорыйм», — диде ул
Аның сүзләренчә, республикада Татарстан сулыкларының биотөрлелеген саклау өлкәсендә эшләүче компания барлыкка килде. «Идел буе чөгә балыгы популяциясен торгызу буенча балык үрчетә торган „Биосфера Фиш“ комплексының икенче чираты эшләтеп җибәрелде», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз