news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләр янына «малосемейкалар» төзергә кирәк

Татарстан Президенты, сәнәгать предприятиеләренә белгечләрне җәлеп итү өчен, торак белән тәэмин итүдә аерым программа кирәклеген әйтте.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында республика предприятиеләрендә кадрларга кытлык проблемасы күтәрелде. Мәсьәләне хәл итүнең бер юлы итеп, Татарстан Президенты предприятиеләргә якын урнаштырып, «малосемейкалар» төзергә кирәклеген әйтте.

Машина төзү предприятеләрендә белгечләр җитмәү проблемасы турында вице-премьер-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләгән иде. Ул хезмәт хакы һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү мөһимлегенә басым ясады. «Торак ул — чит шәһәрләрдән килүчеләр, яшь гаиләләр өчен дә җитди аргумент», — диде.

Альберт Кәримов яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү өчен, Дәүләт торак фонды катнашында программа кирәк дип саный.

Рөстәм Миңнеханов та бу тәкъдим белән килеште. «Малосемейкалар» тәҗрибәсе бар иде. Белгечнең эшкә килгәч, үз почмагы булырга тиеш. Аннары ул ипотека алып, торагын киңәйтә дә ала. Шушы эшләрне башкармый торып, берни үзгәрмәячәк. Чаллы бит «малосемейка»дан күтәрелде», — диде.

«Бу вакуумны нәрсә белән дә булса капларга кирәк. Башта тулай торактан, „малосемейка“дан башларга кирәк, алдагы этап — ипотека. Дәүләт һәм предприятиеләр белән бергәләп бу мәсьәләне хәл итеп булыр иде. Торагы булмаса, кая почмак бирәләр, шунда китә ул, шунсыз кадрларны үзебездә тотып калып булмый», — дип белдерде Президент.

Аның сүзләренчә, каядыр еракта түгел, «малосемейкалар» предприятиеләргә якын торырга тиеш. Аның уңайлы булуын кайгыртырга кирәк, диде.

«Тулай тораклар да булырга тиеш, аларда урыннарны бер елдан производствога китәргә әзер булган кешеләргә бирергә кирәк», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент чыгышында Хезмәт министрлыгының 2022-2028 елларда икътисадта кадрларга ихтыяҗ фаразларын җиткергәнен әйтте. Киләсе елга ихтыяҗ арта. Махсус урта белем системасында — 22, югары белем системасында 37 процентка артуы фаразлана.

«Өстәмә ихтыяҗ яңа производстволар ачышы һәм хәзергеләр үсеше белән бәйле. Ул 27 мең 700 кеше дип исәпләнә. 2021-2027 елларга фаразга караганда, ул 40 процентка арткан. Сәнәгать министрлыгында белгечләргә ихтыяҗ зур — 39 процент дип билгеләнгән», — диде Миңнеханов.

Зур предприятиеләрдә кадрларга ихтыяҗ бүген 11 меңгә якын. Кама аръягында хәл аеруча катлаулы. Чаллы, Казан, Түбән Кама, Тукай районнарында предприятиеләренең кадрлар укытуда ихтыяҗы аеруча зур. Кама аръягында белгечләр җитми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100