news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов православие форумында дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Президенты форумда катнашучыларга республикада тынычлыкны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов православие форумында дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Михаил Захаров

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда православие җәмәгатьчелегенең IV форумында дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Казан епархия идарәсе секретаре, протоиерей Владимир Самойленко „Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале белән бүләкләнде», дип игълан иттеләр бүләкләү тантанасында.

Богородица ирләр монастыре настоятеле Марк Виленский, Чаллыдагы Свято-Вознесенский Архиерей йорты настоятеле Андрей Дубровин һәм Чистай Выселкасы авылының Изге Троица исемендәге чиркәү настоятеле Андрей Рыбочкин Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален алды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Православие җәмәгатьчелеге форумы дүртенче тапкыр уза һәм Казан Мәрьям Ана иконасына ия булуның 440 еллыгына багышлана.

Бу вакыйга беренче тапкыр киңәйтелгән форматта оештырылды. Ул «Татарстан — иҗади һәм перспектив динара хезмәттәшлек территориясе» дигән темага түгәрәк өстәл, секцияләр буенча эш һәм пленар утырыштан торды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100