news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады

“Христианнар һәм мөселманнар, башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы һәм конструктив мөнәсәбәтләр – күпмилләтле республикабызның гаять мөһим казанышы ул”, - диелә котлауда

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек пост тәмамлану һәм куанычлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм!
Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Бу изге бәйрәм христиан рухи-әхлакый идеалларының бар гүзәллеген һәм бөеклеген чагылдыра, күңелләрен илаһи нур яктырткан кешеләргә гаиләне һәм җәмгыятьне ныклы әхлакый нигезгә кору, миһербанлылык тәрбияләү кебек игелекле эшчәнлектә көч өсти, мәдәни һәм тарихи традицияләрдән аерылмыйча яшәргә этәргеч бирә.
Христианнар һәм мөселманнар, башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы һәм конструктив мөнәсәбәтләр – күпмилләтле республикабызның гаять мөһим казанышы ул. Татарстанда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы үзара хезмәттәшлек киләчәктә дә җәмгыятьне туплауга һәм татулыкны ныгытуга юнәлтеләчәк.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, җан җылысы, иминлек һәм Ватаныбызның матур киләчәге хакына бәрәкәтле эшчәнлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100