Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучы гражданнарны Пасха бәйрәме белән котлады
“Христианнар өчен “бәйрәмнәрнең дә бәйрәме”, “көннәр патшасы” булган Пасха һәрвакыт чын иманга килүне гәүдәләндерде”, - дип билгеләп үтә ул.
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучы гражданнарны якты Пасха бәйрәме белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле православие динендәге ватандашларыбыз!
Сезне ихлас йөрәктән Бөек пост тәмамлануы һәм Христосның яңадан туу көне белән котлыйм!
“Христианнар өчен “бәйрәмнәрнең дә бәйрәме”, “көннәр патшасы” булган Пасха һәрвакыт чын иманга килүне, күңелнең пакълануын, гөнаһлардан арынуны һәм яңа ирекле тормышка керүне гәүдәләндерде. Традиция буларак ул үзендә чиксез мәһәббәт, мәрхәмәт һәм гафу кылу кебек сыйфатларны йөртә, кешеләрне шәфкатьлерәк, чистарак һәм игелеклерәк итә.
Гасырлар буе христианнар, мөселманнар һәм башка традицион дин вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәгән Татарстан өчен, әлеге гомумкешелек кыйммәтләре аеруча зур әһәмияткә ия. Тарихи-рухи ядкәрләребез – Свияжски шәһәр-утравын һәм борынгы Болгарны, Казан Богородица ир-атлар монастырен һәм башкаларны торгызу да, милләтара һәм диннәрара теләктәшлекне көчәйтүгә ныклы нигез булып хезмәт итә.
Дин тотучы һәр кеше өчен изге саналырга тиешле шушы олы эшләрнең шаһитләре булуыбыз һәм аларда үзебез дә катнаша алуыбыз сөендерә.
Изге Пасха уты кабынып, һәркайсыгызның күңеле тагын да куәтлерәк иҗат энергиясе, тудыру, булдыру һәм рухи камилләшү белән тулылансын!”
Сезгә якты бәйрәм кәефен, сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! – диелә Татарстан Президенты тәбрикнамәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз