news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов православие дин әһелләрен Раштуа белән котлады

“Барлык традицион диннәр дә бердәм рухи кыйммәтләргә таяна. Татарстан җирендә яшәүче төрле халыклар гасырлар дәвамында шуларга нигезләнеп әхлагын ныгыта килде, тыныч һәм тату, үзара аңлашып яшәде”, - диелә котлауда

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дин әһелләрен Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.
"Хөрмәтле православие динендәге ватандашлар!
Кадерле дуслар!
Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу шатлыклы бәйрәм – кеше күңеленең мәңгелек рухи хасиятләре, якыннарыңны ихлас ярату, шәфкатьлелек, ана мәхәббәте, тату гаиләләр, изге ниятләр һәм игелекле гамәлләрнең чагылышы.
Барлык традицион диннәр дә бердәм рухи кыйммәтләргә таяна. Татарстан җирендә яшәүче төрле халыклар гасырлар дәвамында шуларга нигезләнеп әхлагын ныгыта килде, тыныч һәм тату, үзара аңлашып яшәде.
Ватаныбыз тарихының әһәмиятле сәхифәләре белән гаять тыгыз бәйләнеше булган Казан Мәръям Ана иконасының танылуына 400 ел тулуны бәйрәм итү Яңа елның күренекле вакыйгасы булачак. Православие динен тотучыларның чиркәү йолаларын торгызуы, аларны лаеклы үтәве, яшь буынны ватанпәрвәрлек үрнәгендә тәрбияләве, заманыбызның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә лаеклы өлеш кертүе куандыра.
Бу олы бәйрәм сезгә игелекле гамәлләр кылу өчен яңа дәрт өстәсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим", -диелә Президент котлавында

news_right_1
news_right_2
news_bot