news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов популяр төбәк башлыклары рейтингында алтынчы урында тора

“Медиалогия” компаниясе төзегән рейтингта лидерлыкка зур ара белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чыккан.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда социаль челтәрләрдә иң популяр булган Россия төбәкләре башлыклары арасындагы топта алтынчы баскычта. Әлеге нәтиҗәне Россия “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы аналитиклары чыгарган.

199,1 индексы булган Рөстәм Миңнехановны Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко (индексы -275,1), Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов (индексы - 313,2), Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (индексы - 333,4), Мәскәү мэры Сергей Собянин (индексы - 1277,1) узган.

Рейтинг лидеры Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның медиаиндексы 1503,9. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot