Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Полиция хезмәткәрләре өчен кирәкле барлык шартлар тудырылырга тиеш
Татарстан Президенты республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлегенең яңа бинасын карады, эш шартлары белән танышты.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләре эшчәнлеге өчен кирәкле барлык шартлар тудырылырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге бинасын капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантансында әйтте.
Татарстан Президенты республиканың Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан вәзгыятьне контрольдә тотуда кирәкле чаралар күрелүен әйтте. “Куркынычсызлык мәсьәләләре югары дәрәҗәдә алып барылсын өчен, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә кирәкле барлык шартларны тудырырга тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Лаеш районы үзенчәлекле район дип саныйм. Биредә “Казан” халыкара аэропорты, "Казань Экспо“ күргәзмә комплексы урнашкан, башкала халкының күп өлеше бирегә ял итәргә килергә ярата. Бу сезгә шактый зур җаваплылык йөкли, куркынычсызлык мәсьәләләре һәрвакыт үзәктә булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы Лаеш районы бүлеге яңа бинасын карады, полицейскийларның эш шартларын, тоткарланучылар өчен бинаны бәяләде. Президент өчен бина буйлап экскурсияне Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш районы бүлек җитәкчесе Радик Егоров уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз