news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Почта России» генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты

Очрашуда проектларны тормышка ашыру, компаниянең Татарстан Хөкүмәте белән киләчәктәге хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Почта России» Федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Николай Подгузов белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Ике як бердәм проектларны тормышка ашыру, компаниянең Татарстан Хөкүмәте белән киләчәктәге хезмәттәшлеге, башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләште.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Подгузов «Почта России» Федераль дәүләт унитар предприятиесенә Ford Transit автомобилен тапшыру тантанасында катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot