Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе районнарында чәчүне тикшерәчәк
Татарстан Президенты республиканың өч районына эш сәфәре белән барачак.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикның үзәк районнарында язгы чәчү белән танышычак. Республика җитәкчесе кырларны караячак һәм уҗымнарга бәя бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Президентның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре белән танышу өчен Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе районнарына барачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Рөстәм Миңнеханов Теләче районында сөт заводын караячак. Ә Балык Бистәсендә терлекчелек комплексында һәм яңа мәчеттә булачак.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 майга булган мәгълүматлары буенча, республикада сабан культураларын чәчү 66 процентка башкарылган.
248,2 мең гектарда сабан бодае, якынча 373,5 мең гектарда арпа, 54,3 мең гектарда борчак чәчелгән. Язгы чәчү буенча беренче урында Тәтеш районы – 86 процент, икенче урында Буа районы – 85,8 процент, өченчедә Чүпрәле районы – 82,4 процент.
- Татарстан Президенты уҗымнар белән катлаулы хәл аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимын кертү карарын имзалаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз