news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Питрәч почтальонына медаль тапшырды

Питрәч районы почта элемтәсе күчмә бүлеге почтальоны Вера Ящук әлеге өлкәдә инде 38 ел хезмәт куя, шуның 30 елын ул күчмә бүлеккә багышлаган.

Рөстәм Миңнеханов Питрәч почтальонына медаль тапшырды
«Вперед»

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы почта элемтәсе күчмә бүлеге почтальоны Вера Ящукка «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды. Республика Президенты аңа медаль һәм чәчәк бүләк итте. Бу хакта «Вперед» газетасы яза.

Бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә Казанда – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә узды. Әлеге мактаулы исем хат ташучыга элемтә чараларының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткәне өчен тапшырылды.

Питрәч районы почта элемтәсе күчмә бүлеге почтальоны Вера Ящук әлеге өлкәдә инде 38 ел хезмәт куя, шуның 30 елын ул күчмә бүлеккә багышлаган. Ул – һәр өйдә көтеп алынган кунак. Чөнки кешеләр яраткан газеталарының яңа саннарын, хатлар һәм посылкаларны нәкъ менә аның кулыннан ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot