news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Питрәч" почта элемтәсе күчмә бүлекчәсе хезмәткәренә медаль тапшырды

"Питрәч" почта элемтәсе күчмә бүлекчәсе хезмәткәре Вера Ящук бу өлкәдә 38 ел эшли, ә күчмә бүлекчә почтальоны хезмәтенә ул 30 ел гомерен багышлаган.

Рөстәм Миңнеханов "Питрәч" почта элемтәсе күчмә бүлекчәсе хезмәткәренә медаль тапшырды
pestrecy-rt.ru

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", "Алга"). Шушы көннәрдә Казанда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. Әлеге чарада Вера Ящукка халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итүдә зур өлеш керткәне өчен мактаулы исем бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне Вера Михайловнаны әлеге күңелле вакыйга белән шәхсән Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов үзе котлады, аңа медаль һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

"Питрәч" почта элемтәсе күчмә бүлекчәсе хезмәткәре Вера Ящук бу өлкәдә 38 ел эшли, ә күчмә бүлекчә почтальоны хезмәтенә ул 30 ел гомерен багышлаган. Ул һәр йортның көтеп алган кунагы. Авыл халкы яраткан газеталарының яңа санын, мөһим хатларны һәм посылкаларны нәкъ тә менә аның кулыннан ала.

Вера Ящук атнага дүрт тапкыр районның 16 авылына халыкка газета, хат, посылкалар, шулай ук пенсия бирер өчен бара.

"Авылда яшәүчеләрнең хезмәтен лаеклы бәяләүләренә мин бик шатмын. Бүләкне Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу икеләтә күңелле. Эшеңне бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, нәтиҗәсе дә көттерми", - дип сүзен йомгаклады Вера Михайловна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100