news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кыла

Татарстанның Питрәч районы узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясый.

(Питрәч, 10 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кыла. Бу минутларда ул бирегә килеп җитте. 
 
Сәфәрнең төп максаты – Питрәч муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2017 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советы утырышында катнашу. Аңа кадәр эш программасында тагын берничә пункт бар. Рөстәм Миңнехановның Бутырка авылында "Рыбхоз Ушня" ачык акционерлык җәмгыятенең тере балыклар базасында, Ленино-Кокушкино авылында "Ак Барс" кошчылык комплексында нәсел калдыручы тавыкларны тоту мәйданчыгында булыр дип ниятләнә. Алга таба Питрәчнең үзендә район предприятиеләре күргәзмәсе белән танышу, аннан соң район Мәдәният йортында район советы утырышында катнашу планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot