Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Пионер» индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышты
Бүгенге көндә паркның төп резиденты - рулонлы корычны буяу буенча «Камасталь» Россия-Кытай заводы.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пионер» индустриаль паркында булды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Индустриаль паркны тәкъдим итү барышында кунакларга мәйданчыкның берничә этапта үсеш алачагы турында сөйләделәр. Беренче этапта (2020 елга кадәр) паркның мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, 2022 елдан 2025 елга кадәр күрсәткеч 30 мең квадрат метрга кадәр артачак. Ә резидентлар саны ун булачак. Яңа резидентлар киләчәктә төзелеш материаллары җитештерәчәк.
Бүгенге көндә паркның төп резиденты - рулонлы корычны буяу буенча «Камасталь» Россия-Кытай заводы. Проект куәте елына кимендә 50 мең тонна табаклы буялган корыч чыгаруга исәпләнгән. Җитештерүне 2018 ел ахырында башлап җибәргәннәр. «Камасталь» ҖЧҖ Haier компаниясенең көнкүреш техникасы корпуслары өчен корыч әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз