news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Андрей Ларьковка, Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якуповка, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махаловка котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов аларны Пхёнчханда Олимпиадада ир-атлар эстафетасында көмеш медаль алу белән котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Пхенчханда Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында көмеш медальләр алу белән котлауны кабул итегез, - диелгән телеграмма текстында. – Чаңгычыларга һәм бу искиткеч нәтиҗәгә ирешүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, илебез һәм талантлы спортчылар өчен әйтеп бетермәслек горурлык хисе өчен рәхмәт. Алар гади булмаган шартларда да югары дәрәҗә һөнәри осталыкларын һәм ихтыяр көченә ия булуларын күрсәтте.

Татарстанлылар бу эстафете геройларының берсе безнең якташ Андрей Ларьков булуына бик шат.

Республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән Андрейга, аның беренче тренеры Владимир Александрович Махаловка, спортчы өчен чын күңелдән җан атучыларга "яңа үрләр яулауны һәм уңышлар" телим.


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов”, диелә котлау телеграммасында.

Андрей Ларьков - Татарстан вәкилләреннән Олимпиадада медаль алган өченче спортчы. Шулай ук фигуралы шуу буенча Евгения Тарасова - көмеш, ә чаңгычы Анна Нечаевская бронза медаль яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot