news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Петербургта халыкара икътисади форумда Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Евразия икътисади берлеген төзү – безнең дәүләтләр җитәкчеләренең мөһим адымы. Бүген без аның халыкларыбызның киләчәге, Евразия киңлеген геосәяси, икътисади һәм мәдәни үстерү өчен мөһим булуын аңлыйбыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

  • Сессия «Евразия икътисади берлегендә (ЕАИБ) инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Евразия икътисади берлеген кебек практик яктан болай берләшү анда катнашучы илләрнең нәтиҗәле үсеше өчен сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелү өчен шартлар тудыра.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның Евразия икътисади берлеген торгызудагы һәм үсерүдәге аерым ролен билгеләп үтте. «Аның зирәк сәясәте нәтиҗәсендә бүген Казахстан – алга киткән дәүләт, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Соңгы соклангыч мисалларның берсе – «ЭКСПО-2017» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен уңышлы уздыру».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Казахстанны Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында күптәнге багланышлар бәйли. «Без күп юнәлешләр буенча даими рәвештә уңай тәҗрибә уртаклашабыз».

Моннан тыш, уртак Татарстан-Казахстан эш төркеме төзелде, диде Рөстәм Миңнеханов, ә Казан белән Астана тугандаш шәһәрләр булып тора. Татарстан «Россия – Казахстан» төбәкара хезмәттәшлек форумында һәрчак катнаша.

«Үткән ел мин Казахстанның Костанай, Алма-ата һәм Кызыл Урда өлкәләрендә булдым, – диде Рөстәм Миңнеханов. 2017 елның июнендә Астанада ЭКСПО ачылышында катнаштым, анда Татарстан үз экспозициясен тәкъдим итте».

Быел май аенда Казанда «Россия – ислам дөньясы KazanSummit» 10 нчы юбилей халыкара икътисадый саммиты узды, анда вице-премьер җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе дә катнашты.

  • Бүген Казахстан территориясендә  Татарстан компанияләре – «Татнефть», «КАМАЗ», Казан вертолетлар заводы һәм башкалар эшли.

«2017 ел йомгаклары буенча Татарста-Казахстан товар әйләнеше 1,4 тапкыр арткан, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республика предприятиеләре Евразия икътисади берлеге кысаларында сәүдә-икътисади багланышларны үстерү, уртак транспорт-логистика потенциалын арттыру белән кызыксыналар. Безнең Россия һәм Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген киләчәктә дә үстерү өчен яхшы перспективалар бар». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100