Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Петербургта халыкара икътисади форумда катнашачак
Татарстан лидеры чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауда катнашачак.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XXII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә килде. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.
XXII Петербург халыкара икътисади форумы-2018 кысаларында Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең һәм үз илебезнең компанияләре, шул исәптән SUEZ, MasterCard, Air Liquide, IBM, Yokogawa һәм башка компанияләр вәкилләре белән очрашырга, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауда катнашачак.
Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Галиҗанәпләре Шәйх Сәлмән Бин Хәлиф Әл Хәлифә белән, Бөекбритания Лордлар палатасының бәйсез әгъзасы лорд Уэверли белән, 2022 елда Катарда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм кабул итеп алу буенча югары комитеты генераль секретаре Хәсән Әл Тауади, Ташкент өлкәсе хакиме Гуломҗон Ибраһимов, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар белән очрашу да бар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты форум кысаларында берничә зур чарада катнашырга ниятли: «Евразия икътисади берлегендә (ЕАЭС) инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» сессиясендә, РФ субъектларында инвестицион климатның илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итүдә, XXII Петербург халыкара икътисади форумы-2018нең пленар утырышында, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгышы да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз