news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Петербург сәясәте» фонды рейтингына керде

«Петербург сәясәте» фонды рейтингны төбәк башлыкларының массакүләм-мәгълүмат чараларында әйтелгән фикерләре буенча төзелә.

Рөстәм Миңнеханов «Петербург сәясәте» фонды рейтингына керде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Петербург сәясәте» фонды рейтингына керде. Татарстан Президенты Россия банкларында үзмәшгульләр өчен махсус счетлар булдыру һәм аларны яклауда контроль режим кертү идеясен хуплады.

«Үзмәшгульләр өчен банкларда махсус счетлар бүлеп бирү һәм алар җитештерә торган азык-төлек продукциясе өчен куркынычсызлыкның минималь таләпләрен кертү тәкъдимен хуплады», - диелгән рейтинг күрсәткечендә.

Рөстәм Миңнеханов 2019 елның март башында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы вакытында үзмәшгульләр эшен җиңеләйтү идеясен хуплады. Татарстан Президенты инструкциягә үзгәрешләр кертү үтенече белән Россия Үзәк банкына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100