news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Петербург форумы сессияләрендә һәм дискуссияләрендә катнаша

Дискуссия барышында федерация субъектлары губернаторлары төбәкләр өчен актуаль булган темалар буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Петербург форумы сессияләрендә һәм дискуссияләрендә катнаша
tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Бөтендөнья икътисады баланс эзли» энергетика панелендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Энергетика базарлары һәм бөтендөнья нефть-газ тармагы үсешенең перспектив трендларын аналитик тикшерүләр турында «НК «Роснефть» ГАҖ төп башкарма директоры, Идарәсе рәисе Игорь Сечин сөйләде. Энергетика панеле» сессиясендә тулаем нефть-газ тармагының тотрыклы үсешенә төрле яклап анализ ясалды, аның географик күптөрлелеге ассызыкланды.

Дискуссиядә катнашучылар энергетика базарларында трендларга карата һәм бөтендөнья нефть-газ тармагы трансформациясе, базарлар эшенә геополитик факторларның йогынтысы динамикасы турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары «Партнерлык һәм тәҗрибә алмашу: энергия һәм үсеш чыганаклары» пленар дискуссиясендә катнаштылар. Дискуссия барышында федерация субъектлары губернаторлары төбәкләр өчен актуаль булган темалар буенча фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100