news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пермь крае делегациясе белән очрашты

Пермь крае делегациясе ТР Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләрнең порталлары эшләвен өйрәнәчәк

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Хөкүмәте рәисе Валерий Сухих җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе кунакларны сәламләп “очрашуга бик шатмын, “Рубин” – “Барселона”ның кичәге матчыннан соң барыбызның да кәефләре күтәренке”, дип билгеләп үтте. “Татарстан Республикасы һәм Пермь крае безнең илнең куәтен формалаштыручы субъектлар унлыгына керә. Кризис шартларында элемтәләр, тәҗрибә алмашу бик мөһим. Бездә Электрон Хакимият, электрон сәүдә мәйданы эшли. Сезнең белән муниципаль берәмлекләр, дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән эшләү мәсьәләләре буенча бергәләп фикер алышу кызыклы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Пермь крае Хөкүмәте рәисе Валерий Сухих җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм “Рубин” командасы өчен шатлану, горурлык хисләре кичерүен әйтте. “Без ике елга бер тапкыр очрашып торабыз. Безгә күршеләрдәге нинди яңалыклар булуын күзәтүе кызык. Безнең идарә итү фәлсәфәсе төрле булырга мөмкин, әмма төгәл нәтиҗә булуы әһәмияткә ия, халык безгә эшләребез өчен рәхмәтле, ә планнар өчен түгел. Без булган нәрсәләр белән уртаклашырга әзер. Әгәр заманча мәгълүмати технологияләргә килсәк, бездә табибка кабул итүгә язылу, мәктәптә балаларның өлгерешен контрольдә тоту һ.б. турында сөйли һәм күрсәтә алабыз. Төбәкләрнең һәм гомумән илнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгыту буенча нәтиҗәле эш итү өчен мөмкинлекләр күп”, - диде Валерий Сухих. Рөстәм Миңнеханов кунакларга сәфәрләре өчен рәхмәт белдерде һәм ешрак очрашсак иде, дип белдерде.
Пермь крае делегациясе ТР Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләрнең порталлары, үзәкләштерелгән дәүләт сатуларының автоматлаштырылган мәгълүмати системасы, Татарстан дәүләт хакимияте органнарның мәгълүмати-аналитик системасы эшләвен һ.б. өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100