news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пенсия фондының Татарстан бүлеге эшчәнлеге белән танышты

Россия Пенсия фондының барлык идарәләрендә һәм клиент хезмәтләрендә Covid-19 белән бәйле рәвештә кирәкле куркынычсызлык чаралары оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов Пенсия фондының Татарстан бүлеге эшчәнлеге белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген Казанның Киров районындагы РФ Пенсия фонды идарәсендә булды. Биредә ул бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә бүлек эше барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Пенсия фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин, Covid-19 белән бәйле рәвештә, барлык идарәләрдә һәм клиент хезмәтләрендә кирәкле куркынычсызлык чаралары оештырылуы турында сөйләде.

30 марттан кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына алып барыла. Шул ук вакытта күпчелек хезмәтләр өчен татарстанлылар онлайн режимда мөрәҗәгать итә ала.

Гамәлдәге чикләүләр белән бәйле рәвештә, Пенсия фонды кайбер пенсияләрне һәм пособиеләрне билгеләүне гадиләштерде һәм кайбер башка түләүләрне гражданнар катнашыннан башка актив рәвештә озайта.

Пенсияләрнең күбесе электрон гаризалар буенча рәсмиләштерелә, алар аннан шәхси кабинет аша бирелә. Шундый ук эш инвалидлык пенсияләрен билгеләү буенча алып барыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100