news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Пенсионерларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эш башкарылды”

Россия Пенсия фондының ТР бүлеге 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады

(Казан, 4 февраль, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Россия Пенсия фондының ТР бүлеге хезмәткәрләре 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Кичә Казанда узган Россия Пенсия фондының ТР бүлеге коллегия утырышында Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Узган ел пенсия турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде, өстәвенә бу катлаулы икътисади шартларда узды. Әмма, Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов үз докладында билгеләп үткәнчә, бу Россия һәм Татарстан Президентларының Юлламаларында игълан ителгән йөкләмәләрне, республика Хөкүмәте башлыгы йөкләмәсен үтәргә комачауламады.
“Россия Пенсия фондының ТР бүлеге пенсия күләмен арттыру һәм республика гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү, пенсияләрне үз вакытында түләү һәм яңадан исәпләү, гражданнарның аерым категорияләренә акчалата түләүләр башкару буенча барлык чараларны тулы күләмдә гамәлгә ашырды. Татарстанда 1 миллион 14 меңнән артык пенсионерга дәүләт йөкләмәләренең барлык төрләре үз вакытында финансланды. Республикада Пенсия фонды тарафыннан түләнгән акчаның күләме 70 миллиард сум чамасы тәшкил итте, бу 2008 елга караганда 15 миллиард сумга артык”, – дип хәбәр итте Марсель Имамов.
Ел дәвамында пенсияләр дүрт мәртәбә индексацияләнде. Нәтиҗәдә, алар уртача 1543 сумга (35 процентка) артты. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгатьләр саны исә кимеде. Узган ел Россия Пенсия фондының ТР бүлегенә 985 мең кеше мөрәҗәгать итте. Бу 2008 ел белән чагыштырганда 150 меңгә кимрәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча узган ел территориаль идарәләр 500 меңгә якын карар чыгарган, шул исәптән 79 мең яңа пенсия билгеләнгән. Шуларның 99,7 проценты – 10 көнлек срокка. Бу Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда федераль Хөкүмәт пенсионерларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен күп нәрсә эшләде. Моннан тыш, халыкның мохтаҗлыкта яшәүче катламнарын яклауга юнәлдерелгән социаль яклау линиясе буенча зур программалар гамәлгә ашырыла.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100