news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Пакистанда «Арфа» технопаркында булды

«Арфа» технопаркы Пакистандагы иң эре мәгълүмати технология үзәкләренең берсе.

Рөстәм Миңнеханов Пакистанда «Арфа» технопаркында булды
prav.tatarstan.ru
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Пенджаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында «Арфа» технопаркында (Arfa Software Technology Park) булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 
«Арфа» технопаркы Пакистандагы иң эре мәгълүмати технология үзәкләренең берсе. Аның төп максатлары – мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге кеше потенциалын үстерү, чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр җәлеп итү, ИТ-продукцияне экспортка чыгаруны арттыру.  
 
 
 
Комплекс территориясендә The Punjab IT Board, The Information Technology University, Microsoft, Teradata, General Electric, Ublox, RentVM, Ebryx and Inbox кебек компанияләрнең офислары урнашкан. Моннан тыш, технопарк базасында IT-Университет эшли.
 
Рөстәм Миңнехановка «Арфа» технопаркының ил Хөкүмәте белән хезмәттәшлек итүе, кайбер компанияләрнең киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән технологияләр эшләүдә махсуслашуы хакында хәбәр иттеләр. «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев ИТ-технологияләрне үстерү өлкәсендә Татарстанда тупланган тәҗрибә хакында сөйләде. 
 
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Пакистан белгечләренең кайбер проектлары бер-берсенә охшаш булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бу белем бирү системасына кагыла. «Хакимият һәм җәмгыять арасындагы диалогка килгәндә, без гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү мөмкинлеге бирә торган «Халык контроле» проектын гамәлгә ашырдык», - диде ул.
 
 
Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка технопарк буйлап экскурсия оештырдылар.
 
Пенджаб  провинциясенә эш сәфәре ахырында Татарстан Президенты Лахор шәһәренең истәлекле урыннары белән дә танышты. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары Лахор Фортында булды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук илнең мәдәни үсешенә зур өлеш керткән шагыйрь һәм тәрҗемәче Мөхәммәд Икбал мавзолее белән танышты.
 
Соңыннан парк зонасы территориясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пенджаб провинциясенең баш министры Шаһбаз Шәриф арасындагы очрашу нәтиҗәләре буенча гариза имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100