Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Ozon һәм Wildberries логоүзәкләренә нигез салуда катнашачак
ТР Президенты Яшел Үзән районына сәфәр кылачак.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ozon һәм Wildberries сәүдә компанияләре өчен склад комплексларына нигез салуда, шулай ук РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичәдә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Kaukointernational компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга ниятли, шуннан соң ул Яшел Үзән районына юл тотачак.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ozon компанияләр төркеме логистика үзәгенә һәм Wildberries склад комплексына нигез салу тантанасында катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. ТР Президенты шулай ук X5 Retail Group логоүзәге ачылышында да катнашырга ниятли.
Татарстанда әлеге проектларның өчесе дә Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фондның матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Х5 Retail Group логоүзәген ачу Яшел Үзән районында 400дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Көннең икенче яртысында ТР Президенты Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә видеоконференция режимында узачак стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Президиум Советы утырышында катнашырга ниятли. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына юл тотачак. Биредә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз