Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Опора России» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин белән очрашты
А.Калинин Р.Миңнехановка эшмәкәрлекне үстерүдәге эзлекле һәм нәтиҗәле ярдәме өчен «Опора России» оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында «Опора России» бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлекнең иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин белән очрашты.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Дмитрий Нагуманов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
«Татарстан кече һәм урта бизнесны үстерү буенча лидер төбәк, һәм кешеләр моны күрәләр, сезгә шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Александр Калинин. Ул Президент Рөстәм Миңнехановка, эшмәкәрлекне үстерүдәге эзлекле һәм нәтиҗәле ярдәме өчен, «Опора России» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Президенты республикада эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган структура турында сөйләде.«Минемчә, без бүген кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләсендә эшләп бетермибез әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу юнәлештә күбрәк эшләргә кирәк».
Аннары яклар эшмәкәрлеккә ярдәм кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз