news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «омикрон» таралуын искәртте һәм чикләү чаралары саклануын әйтте

Республикада 2 319 000 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясаткан.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Чит илдә коронавирусның «омикрон» яңа штаммы белән авыручылар саны арта, күп кенә илләр яңа чикләү чаралары кертә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә искәртте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләсә нинди яңа күренеш сагайта, чөнки саклану позицияләрен дөрес төзергә кирәк, без моңа әзер булырга тиеш. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына билгеле бер вакыт эчендә урыннар санын арттырырга мөмкин булсын өчен өстәмә ятаклар әзерләргә йөкләмә бирелде.

«Мондый әзерлек булырга тиеш. Хәзергә кирәк түгел. Шулай ук обсерваторлар да әзер булырга тиеш. Безнең йогышлы авырулар хастаханәләрендә дарулар һәм башка кирәкле әйберләр резервы булырга тиеш», — дип ачыклык кертте ул.

Бүгенге көндә 1638 урында йогышлы авырулар йоктырган пациентлар ята, барлыгы 2570 ятак әзерләнгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белән бергә тест үткәрү эшен көчәйтү мөһим булуы турында әйтте.

«Кабул ителгән барлык чикләү чаралары сакланачак. Аларны йомшарту булмаячак. Әлегә бу мөмкин түгел, моның өчен нигез юк», — диде ул.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, чикләү чараларының мондый формасы — оптималь, «омикрон» штаммы вакытында дистанцияне сакларга, шәхси саклану чараларын кулланырга, моннан тыш, авыруның теләсә нинди билгеләренә тиз игътибар итәргә кирәк.

Республикада вакцинаның 400 меңнән артык дозасы бар, 170 вакцинация пункты эшли, тәүлек буе эшли торган пункт та бар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Республикада 2 319 000 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Кичә 7 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot