Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов олы яшьтәге актив кешеләрне волонтерлыкка җәлеп итәргә өндәде
"Татарстанда иң яхшы волонтерлар", - дип билгеләп узды Татарстан Президенты.
(Югары Ослан, 27 август, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Югары Ослан районында V Студентлар белем бирү форумы мәйданчыгына килде. Биредә форумның өченче сменасы бара.
Әлеге чара илнең төрле төбәкләреннән 2 меңнән артык кешене берләштерә. Бу проект идеяләр белән алмашу, аралашу мәйданчыгы, биредә үз эшенең осталарыннан гамәли күнекмәләр алып, проектлар белән идарә итәргә өйрәнеп була.
Форум 3 сменадан тора. Беренчесе 15-19 июнь көннәрендә үтеп, урта махсус белем алучы 600гә якын студентны үзенә җыйган. Икенче смена волонтерлыкка хирыс 500 студентны үзендә очраштырган. Ул вакытта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстанда үзиреклелекне үстерү буенча Бердәм республика үзәген булдыру планнары турында хәбәр иткән булган.
Кичә, 26 августта ачылган өченче йомгаклау сменасы 900ләп урта һәм югары махсус белем студентларын берләштерә. Биредә студентларның карьера траекториясе турында сөйләшәләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумның берничә чатырына кереп, активистларның проектлары, аерым алганда, студентлар үзидарәсе перспективалары белән танышты. Аңа Россия-Кытай бизнес-инкубатор турында сөйләделәр. Октябрь азагы-ноябрь башында Кытай Республикасы яшьләренең иң актив 50 лидерын кабул итәргә җыенуларын әйттеләр. Кытай белән үзара яшьләр туризмы һәм яшьләр эшмәкәрлеге үсеш алыр дип көтелә.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов чатырда төрле юнәлештә эшләүче иң актив волонтерлар белән очрашты. Монда турист-волонтерлар, медик-волонтерлар, спорт волонтерлары, "Волонтеры Победы", "Эстафета поколений" проектлары активистлары һәм башкалар катнашты.
Футбол буенча дөнья чемпионаты волонтеры Рената Зиннәтуллина республикада узган барлык зур спорт чараларында катнашканы турында сөйләде. "Минем өчен волонтерлык тормыш мәктәбе, яхшы тел тәҗрибәсе. Волонтерлык ул - дөнья тренды. Венгриядә булганда, мин һәр укучы, студентның уку елы дәверендә күпмедер вакыт волонтер булып эшләргә тиешлеген белдем. Безнең республикада да шулай булса яхшы булыр иде", - диде.
"Волонтеры победы" хәрәкәтенең Татарстан буенча лидеры Александр Жаринов тарихи хәтерне яңарту юнәлешендә эшләүләре турында сөйләде. Алар "Үлемсез полк" акциясен оештыруда да үзләреннән өлеш кертә. Ул 26 майда "Красная гвоздика" акциясенә старт бирелгәнен, акча җыю буенча Татарстанның беренче бишлеккә кергәнен әйтте. Казанның сугыш ветераннары госпиталенә 2 млн сум акча бирергә карар кылынганын белдерде..
"Көмеш" волонтерлар яки үз ихтыяры белән йөрүче олырак буын вәкилләре исеменнән Наилә Ибраһимова чыгыш ясады. "Без яшьләр белән үзебезне рәхәт, иркен хис иттек. Спорт волонтерлары арасында олы буын вәкилләре пәйда булгач гаҗәпләүчеләр булды, ләкин без яшьләр белән бер дулкында. Картлык еллар саны белән билгеләнми, ә күңел халәтендә чагыла", - ди ул.
Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең волонтерлар белән эшләү буенча департамент җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин үзиреклелекне үстерү буенча бердәм ресурс үзәген булдыру әһәмиятен билгеләп узды. "Бу үзәк волонтерлар сафын киңәйтергә мөмкинлек бирер иде", - дип белдерде. 25 төбәктә Волонтерлыкны үстерү буенча ресурс үзәкләрен булдыру ниятләнгәнен әйтте.
Татарстан Президенты бүген яшьләр, волонтерлык өлкәсенә кагылышлы эшләрне системага салу кирәклеген билгеләп узды. "Актив кешеләр алар гел булды. Волонтер сүзенең асылына 2013 елгы Универсиадага әзерләнгәндә төшенә башладым. Безгә 20 мең кеше туплау кирәк иде. Каян табабыз аның кадәр кеше дип уйлаган идем. Ләкин бу эш авыр булмады, киресенчә, әле сайлау мөмкинлеге дә булды кебек. 5 меңе чит шәһәрләрдән, чит илләрдән килде. Бу зур көч. Универсиада уңышы күп компонентлардан торды, ләкин волонтерлар иң нәтиҗәле, иң яхшылары булды. Аннары Сочига Олимпиадага бардылар, ялгышмасам, Белградта да катнаштылар", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ресурс үзәгенә килгәндә, Президент фикеренчә, бездә болай да волонтерлык департаменты бар, аны киңәйтергә, мәгълүмати базасын, инфраструктурасын булдырырга мөмкин. "Без бу кешеләрне теләсә нинди чараларга җәлеп итә алабыз. Вузлар, яшьләр - төп компонентлар. Барысын да бер бөтенлеккә ирештерергә кирәк. 25 төбәктә ресурс үзәкләре булдырганнар дисез. Аларда бездәге кадәр волонтерлар бармы икән соң? Колхоз булдырдык - колхозчылар җибәрегез, кебек була инде бу. Бездә иң яхшы волонтерлар булуын ышанып әйтә алам. Башка төбәкләр андый волонтерлары бармы-юкмы - күрсәтсен әле башта", - ди Рөстәм Миңнеханов.

"Команда булдырырга кирәк. Сез һәркайсыгыз ниндидер сәләт ияләре. Без барысын да хуплаячакбыз, ярдәм итәчәкбез. Эш системалы булырга тиеш. Безгә дә кем белән эшләвебезне белергә кирәк. Волонтер универсал була алмый - кемдер медицина буенча, кемдер башка белгечлекләр буенча махсуслашкан", - ди Президент.
Республика җитәкчесенең олырак буын волонтерларга карата да сүзе бар. "Бу эшкә тәҗрибәле, абруйлы, җәмгыятьтә булырга теләгән кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. Мондый кешеләрнең безнең белән булуы бик мөһим. Алар кирәк җирдә киңәшен дә бирә ала", - дип Рөстәм Миңнеханов аларга алкышлар сорады. "Бу хакта сөйләргә кирәк. Күп кенә кешеләр үзләрен ничек күрсәтергә икәнен белми. Бу эш турында күбрәк сөйләсәк, бу хәрәкәттә катнашучылар күп тапкырлар артачак", - дип саный Президент.
Форумның тантаналы ачылышында Рөстәм Миңнеханов бу форумның күнекмәләрне киңәйтү һәм тарату буенча уңайлы мәйданчык булуын билгеләп узды. "Сезне җыеп, сезгә дөрес юнәлешләр, кирәкле киңәшләр бирә алырлык остазлар бирү әһәмиятле эш. Юкка гына яшьләр сәясәте буенча министрлык булдырмадык. Министр сезнең мәнфәгатьләрне кайгыртып актив эшләргә тиеш", - дип уңышлар теләде.

Россия яшьләр берлеге гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий Татарстанга шулкадәр еш килүе, хәтта ки татар телен дә өйрәнә башлаганын әйтте. "Үземә шундый бурыч куям: Татарстанга килгән саен берничәшәр фраза өйрәнү. Ике елдан телне камил белермен, мөгаен. Быел көзен студентлар өчен чаралар күп. Быел "Россия студенты елы" бишенче юбилей чарасы, шулай ук, Татарстан Республикасында узачак", - дип ул конкурсның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә башлаганганын искәртте. Шулай ук "Краса студенческой Росси" бишенче юбилей конкурсы да Татарстанда узачагын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз