news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Нью Холланд” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Автотехниканың берничә моделен, шул исәптән авыл хуҗалыгы тракторлары, комбайннар һәм экскаватор–төягечләр җитештерү күздә тотыла

(Казан, 20 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Case New Holland» («Нью Холланд») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда сүз “КАМАЗ” ААҖ (Чаллы) мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерү проектын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек итү хакында барды.
Искәртеп узабыз, “КАМАЗ” ААҖ һәм «Case New Holland» компаниясе катнашында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие булдыру турындагы килешү 2009 елның 8 октябрендә Мәскәүдә имзаланган иде. Документка “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «Fiat» башлыгы, «Case New Holland» компаниясе директорлар советы рәисе Серджио Маркионне РФ Премьер–министры Владимир Путин катнашында кул куйды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм «Case New Holland» компаниясе топ–менеджерлары уртак эшчәнлек стратегиясе хакында фикер алышты, өстенлекле бурычлар билгеләде.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, республика әлеге проектны гамәлгә ашыруга карата кызыксыну белдерә һәм аның уңышлы булачагына шикләнми. “КАМАЗ” ААҖ мәйданчыкларында җитештереләчәк авыл хуҗалыгы техникасына Татарстан һәм Россиядә ихтыяҗ зур булачак.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, “КАМАЗ” белән хезмәттәшлекнең кайбер өстенлекләре бар: әлеге брендны Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда беләләр, автогигантның күп кенә илләрдә сервис челтәре бар һәм ул яңа техникага хезмәт күрсәтүне тәэмин итә ала, предприятиедә кадрларның профессиональ дәрәҗәсе шактый югары.
«Case New Holland» комапниясе генераль директоры Франко Фузиньяни хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төп бурыч – җиңазны урнаштыру һәм җыю линиясен эшләтеп җибәрү. Аның сүзләренә караганда, башлангыч куәткә 2010 ел ахырында ирешергә мөмкин булачак. Без өч сменада эшләргә әзер, дип белдерде Фузиньяни әфәнде.
Автотехниканың берничә моделен, шул исәптән авыл хуҗалыгы тракторлары, комбайннар һәм экскаватор–төягечләр җитештерү күздә тотыла.
Франко Фузиньяниның сүзләренә караганда, иң элек 300 ат көчле комбайннар һәм тракторлар җитештереләчәк.
Алга таба җитештерүне иң югары локальләштерүгә ирешеләчәк, чөнки “КАМАЗ”ның моның өчен тиешле барлык инфраструктурасы да бар, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100