news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында җирле бизнеска актив ярдәм итәргә чакырды

Нурлат аграрийлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашу “Цветуния” теплица хуҗалыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында җирле бизнеска актив ярдәм итәргә чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Президент район җитәкчелегенә җирле бизнеска актив ярдәм итәргә кушты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Эшмәкәрлек үсеше буенча Нурлат районының динамикасы яхшы. Теплица хуҗалыклары, икмәк пешерү, сыр җитештерү эшчәнлеге бар. Аларга төрлечә ярдәм итү - сезнең бурыч”, - диде Президент.  Рөстәм Миңнеханов авылларны чисту су белән тәэмин итү, халыкка планлы диспансеризация уздыру бурычларын да куйды.

Нурлат аграрийлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашу “Цветуния” теплица хуҗалыгында булды.

Сәфәрнең төп максаты язгы кыр эшләре белән танышу иде. Нурлатта Рөстәм Миңнехановны Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озата барды.

Нурлат районы республикада авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгылар унлыгына керә. "Сөт җитештерү буенча күрсәткечләр яхшы. Йомшак яклар да бар. Аерым алганда, районда туфракның бер метрында дым запасы аз", - диде Марат Әхмәтов. Ул хуҗалык җитәкчеләренә һәм агрономнарга орлыкларны чәчү тирәнлеген дымга карап белән билгеләргә, авыл хуҗалыгы техникасын яңартырга киңәш итте.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин чәчү эшләре ахырына якынлашып килүен әйтте. Бүгенге көнгә сабан культураларының 90 проценты чәчелгән. Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек техник культураларны 15 майга кадәр чәчеп бетерү планлаштырыла. Агымдагы елның уңышы өчен 1 гектарга 66,2 кг ашлама тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100