news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Новосибирск татарларына микроавтобус бүләк итте

Бүген Новосибирскида федераль Сабан туе уза.

Рөстәм Миңнеханов Новосибирск татарларына микроавтобус бүләк итте
Владимир Васильев

(Новосибирск, 9 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск татарлары региональ иҗтимагый оешмасына "Хендай" микроавтобусы бүләк итте. Татарстан бүләге федераль Сабан туеның төп сәхнәсендә тапшырылды.

Моннан тыш, Миңнеханов Новосибирск татарларының актив вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

Новосибирск өлкәсе татар автономиясе рәисе Əмир Гәрәевка "Тугры хезмәт өчен" медале бирелде. Новосибирск дәүләт филармониясе солисты Диләрә Варфоломеевага Татарстанның атказанган артисты, "Мирас" вокаль ансамбле җитәкчесе Людмила Гиндуллинага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде.

Новосибирск балалар татар студиясендә татар теле укытучысы Рәмзия Галевага, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге директоры Рауза Тихомировага Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сабан туе сәхнәсендә шулай ук Новосибирск губернаторы Андрей Травников өлкә үсешенә зур өлеш керткән татарларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

  • 2010 елгы җанисәп буенча, Новосибирск өлкәсендә 24 меңнән артык татар яши. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100