news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә яңа производствоны эшләтеп җибәрүдә катнашты

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында гамәлгә ашырылды

 (Казань, 29 октября, «Татар-информ»). Бүген «Нижнекамскнефтехим» ААҖнең этилен окисе заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко барында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Югары технологияле җитештерүне булдыру буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыручы югары белемнең Россия белем бирү оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары кооперациясен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №218 09.04.2010 карары нигезендә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды.

Җитештерүне үзләштергәннән соң, монда ел саен 2,4 мең тонна КДИ-М катализаторы җитештереләчәк, ул изобутанны изобутиленга дегидатлау процессы өчен кирәк. Нефть химиясе процессларының башка барлык катализаторлар кебек, бу катализатор да – изопрен каучук җитештерүдә мөһим ярдәмче материал.

Яңа нәтиҗәле каталитик системалар эшләүдә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ белән КФУ арасындагы уңышлы хезмәттәшлек 2000 елда башланып китте. Аның нәтиҗәсе – компания җитештерүләрендә чит ил аналогларын алмаштырырлык изоамиленнар (КДО, КДОМ) һәм изопарафиннар (КДИ) дегидратлау катализаторларын гамәлгә кертү.
Ацетилен углеводородларын селектив гидратлау катализаторларын эшләү тәмамланып килә.

Белешмә өчен: «Нижнекамскнефтехим» ААҖ – эре нефть химиясе компаниясе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы рәтләрдә бара. «ТАИФ» компанияләре төркеменә керә. Компаниягә 1967 елда нигез салынган, төп җитештерү куәтләре Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.  Чыгарыла торган продукция төре 120дән артып китә. Акционерлык җәмгыять продукциясе Европаның, Американың һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 51 иленә чыгарыла. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт өлеше - 50% ка якын.

Бу хакта «Нижнекамскнефтехим» ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot