news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Николай Зеленовның хәләл җефетенә кайгы уртаклашу белдерде

Түбән Кама шина заводының беренче директоры 87нче яшендә вафат булды.

Рөстәм Миңнеханов Николай Зеленовның хәләл җефетенә кайгы уртаклашу белдерде
архив

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама шина заводының беренче директоры Николай Зеленов вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде. Ул бүген 87нче яшендә вафат булган. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

“Хөрмәтле Вера Никитична! Сезнең ирегез - талантлы җитәкче, зур шәхес Николай Александрович Зеленовның вафаты турындагы хәбәрне тирән үкенеч белән кабул иттем”, - диелгән хөкүмәт телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов Николай Зеленов исеме белән Татарстан Республикасы шина сәнәгате, Түбән Каманың динамик үсеше, шәһәрнең мөһим социаль мәсьәләләрен хәл итү бәйле булуын әйтте.

Николай Александрович түбәнкамалыларның һәм аны белүчеләрнең исендә кешелекле, тырыш һәм зирәк остаз булып калачак. Аның китүе – аның гаиләсе һәм бөтен республика өчен зур югалту”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Сезнең кайгыгызны уртаклашам, шулай ук сезнең балаларыгыз Андрей Николаевичка һәм Оксана Николаевнага да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Николай Александрович белән бергә яшәгән бәхетле еллар турындагы якты истәлекләр бергәләп югалтуны кичерергә ярдәм итсен. Бу авыр көннәрдә көчле һәм нык булыгыз”, - дигән Татарстан Президенты.

Соңгы елларда Николай Зеленов “Түбән Кама шина” гамәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе киңәшчесе булган. Аны берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot