Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге Илчесе Рене Джонс-Бос белән очрашты
Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше өч мәртәбәгә артты һәм 3 млрд АКШ доллары тәшкил итте.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос белән очрашты. Очрашу Санкт-Петербургда Петербург халыкара энергетика форумы-2019 узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Янәдән очрашуыбызга һәм Татарстан белән Нидерланд хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышу мөмкинлегенә шатмын", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Минем Нидерландка быел 2 апрельдәге визитым бик продуктив узды. Без Philips инновацион медицина үзәгендә, Югары технологияләр кампусында; Автомобильләр кампусында, Юл хәрәкәте өлкәсендә интеллектуаль хәл ителешләрне сынап карау үзәгендә булдык, шулай ук Нидерланд эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәлдә катнаштык", - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул визит кысаларында Татарстан Нидерланд белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эшли.
- Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше өч мәртәбәгә артты һәм 3 млрд АКШ доллары тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз