news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан актив эшләргә әзер, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты.Очрашу видеоконференция режимында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның, Россия төбәге буларак, Нидерланд Корольлеге белән хезмәттәшлеге перспективалары һәм торышы турында фикер алышуга шат булуын белдерде. Ул Нидерландның Россиядәге Илчелегенә төбәкара мөнәсәбәтләргә игътибары һәм багланышларны арттыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия-Нидерланд мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан актив эшләргә әзер.

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, төбәкнең Нидерланд Корольлеге белән мөнәсәбәтләренең әйбәт тарихы бар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot