news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды

ТР Президентына Нидерландның ике шәһәрендә узачак ITS European Congress 13-нче конгрессына әзерлек турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка автомобиль кампусының төзелү тарихы һәм аның перспективалары турында сөйләделәр. "De Automotive автомобиль кампусы автомобиль бизнесы өчен очрашу урыны һәм эшлекле үзәк булып тора", - диелә хәбәрдә. 

Кампуска нигез салучы булып Volvo компаниясе тора, ул 70-нче елларда DAF җиңел автомобильләр җитештерүне сатып алган һәм Хелмондта үз бизнесын башлаган. 2003 елда монда шулай ук гамәли фәннәрдә специальләшә торган Tno Automotive — Нидерланд бәйсез тикшеренү оешмасы күчеп килә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына ике шәһәрдә (Хелмонд һәм Эейндховен шәһәрләрендә) узачак ITS European Congress 13-нче конгрессына әзерлек турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте белән идарә итүнең биш төбәк үзәгенең берсе белән танышты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100