news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нидерланд компанияләрен хезмәттәшлекне арттырырга чакырды

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше өчтән бер өлешкә арткан һәм якынча 2,8 млрд доллар тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов Нидерланд компанияләрен хезмәттәшлекне арттырырга чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд компанияләрен республика белән хезмәттәшлекне үстерергә өндәде. Әлеге фикерен ул Нидерланд бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов чара кысаларында «эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешерләр», дигән ышаныч белдерде. Нидерланд Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча, үзара товар әйләнеше өчтән бер өлешкә арткан һәм 2,8 млрд АКШ долларын тәшкил иткән.

Яклар нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Philips компаниясе сәламәтлек саклау, инфраструктура объектларын яктылык белән тәэмин итү, электротехника өлкәсендә эшли. Голландия агросәнәгать җиһазлары, технологияләре,  нәселле хайваннары Татарстанда киң кулланыла. Чаллыда терлекчелек өчен югары сыйфатлы премикслар җитештерүче DSM компаниясе заводы эшли.

Татарстан Президенты хезмәттәшлекне киңәйтү өчен шактый потенциал булуын күрсәтте. «Хезмәттәшлекне арттыруның яңа юлларын эзләргә кирәк, беренче чиратта инновацияләр өлкәсендә», – диде ул һәм Нидерланд компанияләренә Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында республиканы сайларга тәкъдим итте.

Нидерланд Икътисад һәм климат министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүгенге этапта региональ хезмәттәшлек илләр арасындагы мөнәсәбәтләр драйверы булып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100