news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Нидерланд компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: Нидерланд компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез
president.tatarstan.ru

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр үстерүгә кызыксыну барлыгын әйтте. Ул Казан Кремлендә Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашуда шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Илчесе Регина Джонс-Бос белән Гайдар форумында Нидерланд бизнес-миссиясенең Татарстанга эш сәфәре турында сөйләшенгән булган.

Татарстан белән Нидерланд арасында үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 2 млрд долларга җиткән. Бу күрсәткче үткән елның шушы чорына карата 25 процентка артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot