news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Неврологларның III Россия Халыкара конгрессы – барлык медицина җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга"

Казанда белгечләр инсультка каршы көрәш алымнары турында фикерләшә

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Цереброваскуляр патология һәм инсульт” III Россия халыкара конгрессы ачылды. Аның пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Утырышта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев, Россиянең танылган галиме, Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры, нейрохирург Александр Коновалов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

“Медицина үсеше, авыру һәм үлем күрсәткечләрен киметүгә йөз тоткан программаларны гамәлгә ашыру – Россия һәм Татарстанда социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Конгрессның максаты – сәламәтлек саклау өлкәсенең баш мие тамырлары патологиясен һәм инсультны дәвалау диагностикасы һәм профилактиикалау кебек мөһим тармагында аеруча нәтиҗәле стратегияне эшләү”, - дип билгеләп узды Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Вероника Скворцова һәм Евгений Гусевның актив катнашуы нәтиҗәсендә, Инсультка каршы көрәш буенча илкүләм ассоциация һәм Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте бу юнәлештә күләмле эш башкара. “Россия халыкара конгрессы – барлык медицина җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга. Россиянең әйдәп баручы иҗтимагый, фәнни оешмалары, вузлары тарафыннан конгрессны оештыру идеясе хуплануын югары бәялибез”, - дип белдерде республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форумның Татарстанда оештырылуы очраклы түгел: республикада сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә җитди игътибар юнәлдерелә. Соңгы елларда югары технологияле медицина ярдәме үтемлегә әверелде, әйдәп баручы республика клиникаларының матди-техник базасы күпкә яхшырды. 150 яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, гамәлдәге 600 ФАП төзекләндерелде. Демография мәсьәләсендә өченче ел уңай динамика күзәтелә, гомер озынлыгы 72,5 елга җитте. Татарстанда соңгы елларда сәламәт тормыш рәвеше идеясен алга сөрү бара. “Конгресс уздырылуы аның эшендә катнашучыларга нәтиҗәле төстә фикер алмашырга мөмкинлек бирер дип ышанам”, - дип, ТР Президенты форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

РФ баш неврологы Евгений Гусев, үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шушы юнәлештә эшләүче белгечләргә ярдәм итүе өчен рәхмәтен җиткерде.

Вероника Скворцова чыгышында билгеләп үткәнчә, 2013 нче елда, 2011-2012 нче еллар белән чагыштырганда, кан тамырлары чирләрен ачыклау өч мәртәбә арткан. Аның әйтүенчә, агымдагы елның сигез аенда, узган елгы шушы вакыт белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем күрсәткече 12 процентка кимегән. Министр ассызыклап үткәнчә, кызганычка каршы, һәр төбәктә тамыр үзәкләре ярдәме белән колачланмаган зоналар бар. Ул бу мәсьәләне хәл итәр өчен, төбәк җитәкчеләре һәм министрлары белән эш алып барылганын белдерде. “Мультидисциплинар бригадалар эше сыйфатын шомартып торырга тиешбез”, - дип белдерде министр.

Пленар утырышта шулай ук докладлар белән “Баш мие тамыр авырулары хирургиясе” темасына доклад белән Александр Коновалов чыгыш ясады.

Конгресста Инсультка каршы көрәш буенча илкүләм ассоциация эшенә йомгак ясалачак, көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү, Россиядә кан тамырлары авыруларынанн интегүчеләргә махсуслаштырылган ярдәмне камилләштерү өчен шартлар тудырачак.

Конгресс эшенең төп фәнни юнәлешләре баш мие тамыр авырулары эпидемиологиясе, церебраль инсультның кискен чорында авыруларны дәвалау, тернәкләндерү, беренчел һәм икенчел кебек мәсьәләләрдән гыйбарәт булачак.

Ел саен Россиядә 400 меңнән артык инсульт очрагы теркәлә, Татарстанда ул – 14 меңнән артык. Агымдагы елның 1 нче октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 17 тамыр үзәге гамәлдә. Татарстанның тамыр үзәкләре ачылган көннән бирле, аларга баш мие кан әйләнеше бозылуына дучар булган 55 мең 657 авыру госпитализацияләнгән, 1413 тромболизис үткәрелгән. Өч ел эчендә Татарстанда инсульттан үлем 22,9 процентка кимегән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100