Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов немец икътисад цифровизациясе тәҗрибәсен үзләштерүне йөкләде
Бу - модага иярү түгел, ә тормыш таләбе,- дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына немец икътисад цифровизациясе тәҗрибәсен үзләштерүне йөкләде. Бу хакта республика башлыгы Татарстан машина төзүчеләре предприятиеләре координацион советының җиденче утырышында җиткерде.
Бүген Тюрингия (Германия) җирендә икътисадны цифрлаштыруда предприятие җитәкчеләренә консультацияләр бирү бара, дип хәбәр итте Тюрингия икътисади үсеш агентлыгы җитәкчесе Андреас Край.

Германия төбәгендә урта эшмәкәрлек өчен компетенцияләр үзәге төзелгән. Аның базасында биш модель фабрикасы эшли. Анда цифрлаштыру проблемаларының төрле карарлары эшләнә.

“Әлеге эшне даими алып барырга кирәк. Бу - модага иярү түгел, ә тормыш таләбе. Йә без базарда көндәшләр, йә артта калабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, Германия коллегалары чыгышларына басым ясап.

Республикада инде икътисад цифровизациясе мәсьәләләре буенча билгеле бер компетенцияләр тупланган. Төп бурыч бүген – тупланган тәҗрибәне структуралаштыру һәм сәнәгатьне актуаль мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерү, диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз