Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә салым күләмен арттыруга каршы фикерен белдерде
Салымны күләмен арттыру күтәрү яңа технологияләргә инвестицияләрне киметүгә китерә, бу исә Татарстанда нефть чыгаруга бик нык тәэсир итәчәк.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Александр Третьяков). Бүген Казан Кремлендә “ЛУКОЙЛ” компаниясе җитәкчеләре эш буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Аның барышында яклар хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте. Россия Фининслар министрлыгының нефтьчеләргә салымнарны арттыру инициативасы белән чыгуын исәпкә алып, бу аеруча актуаль. Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәләгә игътибарлырак карага өндәде, чөнки нефть суырту шартлары төрле компаниядә төрлечә, мисалга, “Татнефть” үзле һәм аеруча үзле нефтьләр чыганакларын эшкәртү эшенә бик күп акча сарыф итә. Андый нефтьне суырту күпкә кыйммәткә төшә.
“Нефть сәнәгате хәзер бик җитди басым астында. Кайсыбер компанияләр үзләрен алай начар хис итмәве аңлашыла. Ләкин җитештерүчәнлеге югары булган компаниягә салым йөкләнешен алга таба технологияләргә һәм инвестицияләргә зыян китереп арттыру харап иткеч булачак. Монда безнең берләштерелгән позициябез булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Очрашуда катнашкан “ЛУКОЙЛ” ГАҖ идарәсе әгъзасы Равил Маганов, республиканың нефть компанияләре позицияләре бу мәсьәләдә туры килә, дип раслады. “Без һәрвакыт “Татнефть”кә карап “сәгатьләребезне дөресләдек”, хәзер бу тагын да гадиләште: без үзлеге аеруча югары булган нефть буенча да тыгыз хезмәттәшлек итәбез, яңа технологияләр үзләштерәбез”, - диде ул.
Искәртеп үтик: Финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча, нефть компанияләренә, “Газпром”га, тәмәке җитештерүчеләргә салымнарны арттырып, шулай ук шикәр кушылган эчемлекләргә акцизлар кертеп, интернет-сәүдәгә өстәмә керемгә салым салып һәм, ниһаять, дәүләт компанияләренең зур дивидендлары хисабына бюджет керемен 2017 елда 640 млрд сумга арттырып була, 2019 елда – 1 трлн сумга диярлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз