news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Нефтьчеләр көнендә катнашу өчен Әлмәткә бара

Татарстан Президенты Әлмәттә анимация мәктәбен ачарга, инженерлар мәктәбе белән танышырга һәм «Безнең ишегалды» республика программасының барышын бәяләргә ниятли.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Татарстан Президенты Әлмәткә бара. Шәһәрдә бу ялларда Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Рөстәм Миңнехановның планнары белән уртаклашты.

«Шимбә көнне республика Президентының Әлмәткә эш сәфәре планлаштырылган. Анда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар узачак», — диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Союзмультфильм» студиясе белән уртак проект — анимация мәктәбен ачарга ниятли. Мәктәптә анимациянең 2D- һәм 3D-техникаларына өйрәтү өчен компьютер сыйныфлары, тавыш яздыру студиясе, кино залы, мини-китапханә урнашачак. Әлеге проект тулы система («Союзмультфильм» белгечләре тарафыннан әзерләнгән программа буенча укудан алып эшкә урнашуга кадәр) булдырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Татарстан Президентына тәкъдим ителәчәк тагын бер белем бирү проекты — инженерлар мәктәбе. Аның үзенчәлеге — техник предметларны тирәнтен үзләштерү, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортлары мөгаллимнәрен җәлеп итүдә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әлмәттә быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү күздә тотылган 52 ишегалдының берсендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot