news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Нефтьче һәм газчы һөнәре Россиядә иң хөрмәтлеләрдән санала

Татарстан Президенты бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын котлады.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән бүген барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Бүген Әлмәттә күләмле тантаналар узды, шулай ук биредә Шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр.

Шәһәрнең үзәк Ленин урамында нефть эзләү тарихы һәм нефть ягын үстерүгә багышланган театральләшкән тамаша, сәнәгатьнең алдынгы хезмәткәрләре, нефть чыгару һәм нефть сервисы оешмалары вәкилләре катнашында бәйрәм парады булды, ретроавтомобильләр парады узды.

Сәхнәдән нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

“Татарстан бай тарихлы данлыклы хезмәт традицияләре һәм нефть-газ комплексы казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана”, - дип белдерде республика башлыгы.

"Әлмәттә булган саен, без нефть башкаласының яхшырганын күрәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты нефть тармагы ветераннарына аеруча зур рәхмәт белдерде. «Сезнең бай тәҗрибәгезгә таянып, яшьләрнең мөмкинлеген, тармак инновацияләрен кулланып, Татарстанның нефть-газ комплексы киләчәктә дә үсәчәк», - диде ул.

Бу көнне Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте коллективы республика һәм илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез: "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены - Татарстан Республикасының иң югары бүләге. Ул  2004 елның 24 мартында имзаланган "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" гы 25 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә кергән.

Татарстан Президенты тармакның барлык хезмәткәрләренә лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек, киләчәктә уңышлар теләде. Ул шулай ук нефть тармагының хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100