news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Нефть компанияләре пандемия чорында бер сәгать тә туктап тормады

Нефтьчеләр коронавирустан саклану чараларын үтәп эшләвен дәвам итте.

Рөстәм Миңнеханов: Нефть компанияләре пандемия чорында бер сәгать тә туктап тормады
Михаил Захаров

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның нефть компанияләре коронавирус пандемиясе чорында бер сәгать тә туктап тормады һәм тиешле иминлек кагыйдәләрен үтәп эшләвен дәвам итте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Коронавирус пандемиясе — ул яңа сынаулар. Әмма нефть сәнәгате бер көн дә, бер сәгать тә туктап тормады һәм шушы шартларда санитар, битлек, дезинфекция таләпләрен үтәп эшләвен дәвам итте», — дип искәртте Миңнеханов.

ТР Президенты республиканың кече нефть компанияләренә һәм «Татнефть»кә социаль әһәмияткә ия проектларда, хәйрия эшчәнлеге һәм пандемия чорында битлек тегүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен республиканың кече нефть компанияләренә һәм «Татнефть»кә рәхмәт белдерде.

Шунысын да искәртик: 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада нефть табу күләме 10,8 процентка кимеде, 32,7 миллион тоннага якын «кара алтын» чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot