news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Нефть икътисадның стратегик ресурсы булып кала

ТР Президенты Татарстан Республикасы Нефть саммитының панель дискуссиясендә чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов: Нефть икътисадның стратегик ресурсы булып кала
tatarstan.ru

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Альтернатив энергетика үсеш кичерүгә дә карамастан, нефть икътисадның стратегик ресурсы булып кала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә ачылган Нефть саммитында шул хакта хәбәр итте.

«Әлегә нефть һәм газ эрасы тәмамлануы турында әйтергә иртәрәк – углеводородлар илебезнең стратегик ресурсы булып калачак. Нефть-газ химиясе кебек зур сегментта углеводородларга гомумән альтернатива юк. Альтернатив генерациянең кыйммәте кимүгә дә карамастан, электр энергиясен туплау технологияләренең булмавы дөнья энергия балансында альтернатив энергетиканың чагыштырмача зур булмаган өлеше саклануына китерә», - диде Миңнеханов.

Шуның белән бергә, ТР Президенты Россиядә запаслар структурасының елдан-ел начараюын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты үз чыгышында шулай ук «Татнефть» компаниясенең уңай тәҗрибәсен искә алды. Ул инновацияләр эзләү ярдәмендә көндәшлеккә сәләтлелеген саклый, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген арттыра.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Нефть саммиты ачылды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова, файдалы казылма запаслары буенча Дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов, нефть һәм газ тармагындагы башка экспертлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100