news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов навигация системасы ясаучы NNG компаниясе җитәкчесе белән очрашты

NNG - хәзерге вакытта дөнья автомобиль базарында навигаторлар җитештерүче билгеле компания.

Рөстәм Миңнеханов навигация системасы ясаучы NNG компаниясе җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов NNG компаниясе президенты Дэвид Верник белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

  • NNG - автомобильләр өчен навигаторлар җитештерүче дөньяда билгеле компания. Аңа 2004 елда нигез салынган. Дэвид Верник - аны оештыручыларның берсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot